Минзәләдә – “Парклар һәм скверлар көне” фестивале

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикабызда 5-6 сентябрьдә Парклар һәм скверлар көннәре игълан ителде. Минзәлә муниципаль район башлыгының күрсәтмәсе нигезендә, Минзәләдә Парклар һәм скверлар көне 5 сентябрьдә үткәрелә.

Бәйрәм чарасы быел республика президенты программасы буенча реконструкцияләнгән Җиңү паркында була.

Парклар һәм скверлар көненә килүчеләргә мәдәни-күңел ачу, спорт чараларыннан тор­ган бай бәйрәм программасы тәкъдим ителә, аны үткәрүгә районыбызның барлык оешма­лары, учреждениеләре, авыл җирлекләре җәлеп ителгән.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә баш­лана. Рәхим итегез, хөрмәтле минзәләлеләр! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International