Районыбыздагы 15 күпбалалы гаилә торак шартларын яхшыртуга учетта тора, инвалидлар һәм инвалид балалар – 38, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар – 39. Хәзер мондый субсидия 2003 елда учетка басучыларга бирелә. Торак шартларын яхшыртуга субсидияне узган ел күпбалалы бер гаилә, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы дүрт ветеран алды.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар шәһәр башкарма комитетына гариза тапшыруга ук “Без торак алуга ничәнче булып чиратка куелдык?” дип сорыйлар. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлеге ничек формалаша һәм аларга субсидия нинди тәртиптә бирелә соң? Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен истә тотып, без шәһәр башкарма комитетының баш белгече Валентина Вышенская белән шулар хакында әңгәмә кордык.
– Иң беренче чиратта торак шартларын яхшыртуга субсидия кайсы төр категория гражданнарга бирелүен әйтеп үтсәгез иде.
– Мондый льготалардан Бөек Ватан сугышы инвалидлары; Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шул исәптән хәрәкәттәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәрге чорда алты айдан күбрәк хәрби хезмәт үтүче хәрбиләр; “Блокададагы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләр; һәлак булган (вафат булган) Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаилә әгъзалары, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гаилә әгъзалары файдалана. Шулай ук 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр дә торак шартларын яхшыртуга ташламалардан файдаланалар. Гражданнар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак 2005 елның 1 гыйнварена кадәрге чорда учетка баскан булырга тиеш. Әмма сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннарга бирелүче ташламалардан аермалы буларак, әлеге ташламалар чикләнгән һәм ул мохтаҗларның кайчан учетка баскан булуына бәйле.
– Торак алуга субсидия күп балалы гаиләләргә нинди тәртиптә бирелә?
– Гражданнардан шәһәр башкарма комитетына кергән гаризалар ел буена туплап барыла, алар торак комиссиясендә тикшереп карала, аннары ел ахырында без аларны Казанга, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тапшырабыз. Биредә аларны республика реестрына кертәләр. Шулай итеп субсидия алучыларның берләштерелгән республика исемлеге төзелә, торак алуга субсидия шушы исемлек нигезендә төзелгән чират тәртибендә бирелә.
– Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннарга нинди ташламалар каралган?
– Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар (“Ветераннар турында”гы 1995 елның 12 гыйнварендагы 5 нче санлы Федераль законның 16 маддәсе нигезендә) ике төркемгә бүленгән: 2005 елның 1 гыйнварена кадәр учетка басучылар һәм 2005 елның 1 гыйнвареннан соң учетка басучылар. 2005 елның 1 гыйнварена кадәр учетка басканнар торак белән федераль бюджет средстволары хисабына тәэмин ителәләр. Аларга торак урынына торак төзелешенә яисә аны сатып алуга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алырга да була (гомуми торак мәйданының 18 кв.метры күләмендә һәм РФ субъекты буенча 1 кв.метрның уртача базар бәясеннән чыгып). Торак яки бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне бирү тәртибе РФ субъектлары закончалыгы нигезендә билгеләнә. 2005 елның 1 гыйнвареннан соң учетка баскан сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар торак белән РФ торак закончалыгы нигезендә, ягъни гомуми нигезләрдә тәэмин ителәләр. 2005 елның 1 гыйнвареннан соң учетка баскан сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар торак белән РФдагы торак закончалыклары нигезендә, ягъни гомуми нигезләрдә тәэмин ителәләр. Хәзерге вакытта шәһәребездә торак төзелеше ипотека кредиты программасы буенча алып барыла.
Флүрә МУСИНА