Тормыш юлында нинди вакыйгалар белән очрашмыйсың да, нинди кешеләр белән юлдаш булмыйсың. Күбесе шундук онытыла, ә кайберләрен йөрәк түрендә саклыйсың, еллар үткәч тә, алар белән күрешәсе, утырып бер сөйләшәсе килә.
Хуҗәмәт авылында зур хөрмәткә лаек укытучы, берничә шигырьләр китабы авторы, шагыйрә Сафия апа Газизова яши. Ул безне 70 нче елларда математика фәненнән укытты, ә бүген исә без аның тирән эчтәлекле, шул ук вакытта һәрберебезнең йөрәгенә үтеп керә торган, һәммәбезгә дә аңлаешлы гади тел белән язылган шигырьләрен укып, күңелебезгә шифа табабыз. Шул шигырьләре мине алар өенә “әрсез кунак” булып барырга чакырды да инде.
Капка келәләрен ачып, эчкә узам. Мәһабәт зур йорт, төзек ишегалды, каралты-кура, мул уңыш бирүче җиләк-җимеш куаклары, бертуктаусыз безелдәп бал җыючы умарта кортлары – болар өйдәге татулык һәм бөтенлекне сөйләми генә аңлатып тора кебек.
Сафия апа гомеренең күп өлешен балалар укытуга багышлады: Хуҗәмәт урта мәктәбендә 40 ел укытып пенсиягә чыккач, Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы мәктәбендә дә эшләп ала ул. Шәһәрдә эшләгән вакытта аның шигырьләре газеталарда басыла, шул рәвешле таланты да халыкка ачыла.
Үз шигырьләрендә Сафия апа әтисез үзган ачлы-туклы балачак елларын, әнисенең сабырлыгын, тормыш юлында очраган төрле вакыйгалар агышын, авылыбызның чишмәләрен, тауларын, кыскасы, күңеленә кагылган һәр мизгелне әйтеп бирергә тырыша.
Мәүлидә ГАЙСИНА