ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Хөрмәтле райондашлар, ир-егетләребез! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әти- бабаларыбызга, тыныч тормышта да кайнар нокталарда хезмәт иткән, армия мәктәбен узган кыю ир-егетләргә, бүгенге көндә хезмәт итүче солдатларга, булачак ил сакчыларына иң изге теләкләремне юллыйм.


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль – Ватаныбыздан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне, һәм Әфган Демократик Республикасында совет гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре төгәлләнүгә 27 ел тулган көн. Әлфинә ВОРОБЬЕВА Әфганчылар катнашында иртәнге 9 сәгатьтә Иркәнәш авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг узды. Моннан соң әфганчылар узган ел вафат булган Николаевка авылы егете Сергей Кузнецов зиратында булдылар.

Шушы көннәрдә 5 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Рәмзилә Исакаева балалар белән берлектә “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде. Спектакльгә әзерлек барышында балалар белән бик күп эшләнгән: татар орнаменты белән калфак, читекләр бизәгәннәр, әниләр турында шигырьләр һәм җырлар өйрәнгәннәр. Болар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан эшләнә. Гөлназ ТАЛИПОВА Шулай ук өлкән һәм мәктәп- кә әзерлек төркемнәре тәр- бияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Яшел ут” исемле КВН уздырыл- ды, шушы чарага мине дә ча- кырганнар иде. Кичә ахырында полиция лейтенанты, ЮХИДИ инспекторы Марат Гарфеев та чыгыш ясады. Форсаттан файдаланып, кичәдән соң балалар бакча- сы мөдиреннән ашату хакын- да кызыксындым. Ник дисәң, хәзер бит бөтен балалар бак- часында да сәламәтлек сак- лау комитеты махсус методик рекомендацияләренә таянып бердәм меню төзелә. – Безнең хәзер бөтен район буенча бердәм меню.

Тауасты Байлар һәм Дәвек авылларында крестьян-фермер хуҗалыклары күп. Флүрә МУСИНА Фермерларның ярдәме Өч авылны берләштергән, 936 кеше яшәгән җирлектә барлыгы 27 фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр исәпләнә, диелде җыенда. Шунысы тагын да куандыра, аларның өчтән икесенең эшчәнлеге терлек- челек белән бәйле. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1000 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 338е сыерлар, дип авыл тормышы белән таныштырды Тауасты Бай- лар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев җыенда катнашучыларны.


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Николай Иванов (җитәкчесе Илнар Муллин) “Мәгариф һәм информатика” нәшрияте үткәргән “Мәктәптә информатика” журналының Х Бөтенроссия конкурсында Фото-2016 “Цифрлы фотографияләр” номинациясендә җиңүче булды. Җиңүченең эшләре 2016 елның беренче яртысында “Мәктәптә информатика” журналының тышлыгында басылачак.

“Иминлек һәм элемтә” XX Форумы кысаларында агымдагы елның 26 февралендә “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2016” VIII республика конкурсы уздырыла. Анда оешманың хезмәтне саклау службасы җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Бер оешмадан катнашучылар саны чикләнмәгән.

1 гыйнвардан башлап декларация кампаниясе старт алды. Салым органнарына мөстәкыйль рәвештә керемнәре хакында мәгълүмат бирергә тиешле затлар исемлегенә түбәндәге гражданнар керә: - шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче затлар; - өч елдан кимрәк вакыт эчендә хосусыйлыкта торган милекне, кыйммәтле кәгазьләрне, башка төр капитал- ларны сатудан керем алган гражданнар; - теләсә нинди мөлкәтне, шул исәптән торырга яраклы һәм кеше яшәми торган бүлмәләрне арендага бирүдән керем алучы гражданнар; - лотерея, яки башка шундый төр уеннарда катнашып, отыш алган гражданнар; - салым тотып калынмаган керем алган гражданнар; - Россия Федерациясеннән читтә керем алган граж- даннар; - акчалата һәм натураль формада бүләк алган граж- даннар, бу очракта искәрмә буларак РФ Гаилә кодексы нигезендә гаилә әгъзалары булып торган бүләк бирүче һәм бүләк алучы кешеләр керми.

Күптән түгел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2015 елгы эшләргә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар буенча бердәм коллегиясе үткәрелде.

ТРның “Халык контроле” системасына ел башыннан дүрт минзәләле мөрәҗәгать иткән. Өч мөрәҗәгать шәһәр һәм район урамнарында кар чистартылмавы турында.

Беренче графа-авыл җирлекләре исеме, икенче- 2015 елда җирлек халкыннан җыелган сөт(тонналарда).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International