ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Мөнәҗәт – сүзе гарәп теленнән алынган сүз һәм Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата. Дини рухлы мөнәҗәтләр – мөэмин-мөселманның Аллага юнәлдерелгән лирик монологы, ягъни моң-зарларын яки кылган гөнаһларын ачып салып тәүбә итүе, ярлыкау һәм рәхим – шәфкать соравы. Мөнәҗәтнең асыл мәгънәсе кешенең йөрәк түреннән, иң нечкә кичерешләреннән, кайгы – хәсрәтеннән килә.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

1 апрельдә Минзәлә муниципаль районы территориясен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык игълан ителде. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев имзалаган карар чыкты.

Әлеге карар нигезендә санитар-экологик ик айлыкны үткәрү өчен җаваплы итеп шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров билгеләнде. Ике айлыкны үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен унөч кешедән торган оператив штаб булдырылды. Район территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча башкарылачак чаралар планы расланды.

2 апрель               Сарман районы мәдәният йорты халык театры

2016 ел                Ф.Бүләков “Сөясеңме, сөймисеңме” трагикомедия

17.00 сәг.

 

 

3 апрель              Актаныш районы Киров авылы халык театры

2016 ел                Р.Кинҗәбаев “Туй күлмәген калдым кочып” драма

18.00 сәг.

 

4 апрель              Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы халык театры

2016 ел                Г.Камал “Бүләк өчен” комедия

14.00 сәг.

Хөрмәтле Нәсимә Мансуровна!

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне зур юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз! Тормыш киңлекләрендә үз биеклеген, үз кыйбласын табып, шул юнеләштән тайпылмыйча очкан, кыю адымнар белән иҗат иткән үзенчәлекле, дистә меңләгән тамашачыларның мзхәббәтен казанган яраткан, тирән хөрмәт иткән артисткабыз Сез безнең! Бүгенге 90 яшьлек юбилеегыз көнендә Сезгә барлык изге теләкләребезне юллап саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф телибез. Күңелегез һәрвакыт көр, таңнарыгыз гел кояшлы булсын!


29
март, 2016 ел
сишәмбе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Зилия Хөсәенова О.Уайльд әсәре буенча куелган “Йолдыз егет” әкиятендә Йолдыз егет ролен уңышлы башкарганы өчен Татарстан Республикасының “Тантана”  театраль премиясенең Дипломына лаек булды

 

Минзәләдә, язгы каникул вакытында 26 нчы март көнне "Бәхетле буласың килсә"- дигән исем астында балалар арасында компьютерда ярышу бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә район авылларыннан да балалар катнашты. Ярыш дәвамында, татар халкында ата-бабалардан сакланып килгән, Ислам дине нигезләрен яхшырак белүче балалар билгеләнде. Нәтиҗәдә:
1 нче урын - Галлямов Әлфис (Гөлек)
2 нче урын - Гараев Азат (Усай)
3 нче урын - Нуртдинов Азат (Минзәлә)
Барлык катнашучыларга да истәлекле һәм файдалы бүләкләр тапшырылды.

Башкортостан Республикасының Кушнаренко районыннан бер төркем делегация – татар теле һәм әдәбияты укытучылары районыбызда кунакта булып китте. Кунаклар бер көн эчендә бик күп эш башкардылар: гимназиядә осталык дәресләре карадылар, Муса Җәлил һәм туган якны өйрәнү музейларында булдылар, төбәгебез хакында никадәр яңалык белделәр.

Дуслык җепләренең башы 2006 нчы елга килеп тоташа, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында очрашулар еш булмый.

Нәсимә Шаһиева, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты:

 -2012 нче елда Татарстан һәм Башкортостан мәгариф һәм фән министрлыклары арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча килешүгә кул куелды, безнең районга Кушнаренко районы туры килде. Бүген без “Дуслык күперенә чикләр юк” дип аталган семинар оештырдык, ә алар безне 14 апрельдә бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышланган кичәгә чакырып калалар.

Алты осталык дәресе күрсәттеләр район педагоглары. Барысы да ныклап әзрләнгәннәр, кемнедер аеру мөмкин дә түгел. Очрашу башында 3 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Альфира Шәйхетдинова дәреслекләр, укытучыларның ирешкән уңышлары, иҗат тәҗрибәләре, федераль дәүләт белем бирү стандартлары, эш программалары белән таныштырды.

Наил Габдуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы:

-Министрларыбыз бик яхшы карар кабул иткәннәр, без дә сезгә барырга тырышырбыз. Күпмилләтле районда матур гына яшәп ятабыз. Реконструкциядән соң гимназиябез республикада беренче урынны алды, 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Өч ел элек 46 район арасында 25 нче урында булсак, 2015 нче елда 8 нче урынга күтәрелдек.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

25 нче март көнне Мөслим гимназиясендә Фоат Садриевның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан, мәктәп укучылары һәм укытучылары арасында III республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” үткәрелде.


27
март, 2016 ел
якшәмбе

25 мартта Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында 20 килограммнан алып 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында татар-башкорт көрәше буенча турнир үтте.

Әлеге турнир районыбызның элеккеге көрәш батырлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хаматдинов призына үтте, бу турнир быел җиденче  мәртәбә оештырылды.  Бу бәйгедә барысы быел 12 үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр бил алыштылар. Үз үлчәү авырлыгында беренче, икенче һәм өченче урынны алучылар акчалата приз, грамота, медальләр белән бүләкләнделәр. Иң яшь көрәшче булып Минзәлә шәһәренең 5 нче балалар бакчасыннан  Илнар Фаррахов танылды, ул махсус призга ия булды. Аяклары сәламәт булмаса да көрәштә катнашып өченче урынны яулаган “Тургай” приютыннан Раил Афзаловка көрәш буенча профессор Рәкыйп Фәйзуллинның махсус призы тапшырылды.Әлеге бәйгедә быел Иркәнәш, Калтак, Татар Мөшегесе авыллары җыелма  командасына  тиңнәр булмады, икенче урында Хуҗамәт урта мәктәбе, өченчедә Кадрәк авылы командасы калды.   

 


25
март, 2016 ел
җомга

Нәүрүз...Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Башка еллардагы кебек Нәүрүз бәйрәме быел да 22 нче март көнне Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасында бик күңелле узды. Әлеге бәйрәмдә бар төркемнең дә балалары  катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International