Мөхтәрәм авылдашлар!
1-2 майда Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлегенә кергән авылларның зыяратларында ( Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортышта) өмә үткәрелә.
7 апрельдә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" «ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН» республика хәйрия акциясе кысаларында Минзәлә картлар йортында Габдулла Тукайга 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә булып узды.
Бу атнада терлекчеләребезнең эшләгән эшләрен карау һәм тәҗрибә уртаклашу максатында Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов җитәкчелегендә хуҗалык һәм Кфх җитәкчеләре районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасына караган хуҗалыкларның терлекчелек фермаларын карадылар һәм алар гаҗәпкә калдылар.
Бүген Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 130 ел тулуга багышланган рәсем конкурсы булып узды.
Иҗат процессында әби-бабайларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен, иҗатын, тормыш юлын искә төшерделәр. Аеруча оста рәсемнәр дип Геннадий Костылев һәм Евгений Стеценконыкы дип табылдылар.
Бөек Ватан сугышы ветераны Бибирәйсә Фәттахованы 90 яшьлек олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Яңа Мәлкән авыл Җирлеге секретаре Резедә Шиһапова тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау тереграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары гимназиядә оештырылган «Дуслык күперенә чикләр юк...”исемле регионара семинарда катнаштылар. Семинарга Башкортстанның Кушнаренко районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Семинар тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.Килгән кунаклар укытучыларның эш тәҗрибәсе, укучыларның иҗат эшләре тупланган күргәзмә белән таныштылар.
Бу көннәрдә шәһәребездә театр сөючеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм – XVI “Идел-йорт” төбәкара үзешчән театр коллетивлары фестивале уза.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең иҗат юлында төрле алымнар кулланган, экспериментлардан курыкмаган. Һәм менә соңгы елларның иң уңышлы табышы – ул курчак спектакльләре чыгару, аларның балалар гына түгел, өлкәннәр арасында да зур кызыксыну уятуы.
Наратлы Кичү кошчылык комплексында йомырка сала торган тавыкларны сатып бетергәннән соң, бройлер чебиләр үстерергә алындылар. Моның өчен дүртенче торакта апрель башында 15 мең баш бер көнлек чебиләрне алып кайтып урнаштырдылар. Тиздән беренче өч торакны да дезинфекцияләп аларда да бройлер чебиләр үстерә башлаячаклар.
1апрель көнне РФнең атказанган артисткасы, Минзәлә театры ветераны Нәсимә ханым Җиһаншина 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Шул уңайдан Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, баш режиссер Дамир Самерханов, Нәсимә ханым белән театрда бергә эшләгән хезмәттәшләре Венера Нигъматуллина, Рәзилә Муллина һәм Денис Иванов юбилярны өенә барып тәбрик иттеләр.