ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

 

 

19 майда Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында яшәүче өлкәннәр Җиңү Паркында булып кайттылар. Кояшлы, матур көндә картлар йорты хезмәткәрләре психолог Фәхриева А.А. һәм социаль хезмәткәр Фаттахова Л.З паркта ярышлар, уеннар үткәрделәр. Барысы да бик теләп һәм актив рәвештә ярыш-конкурсларда катнаштылар.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Туган авыл, туган туфрак, кендек каны тамган җир... Кеше өчен иң кадерле, иң изге җирләр. Кеше кайда гына яшәсә дә туган ягын, якыннарын  сагынып яши, күңеле белән туганнары янына ашыга. Чөнки туган җир аңа яшәргә көч, тормышка ышаныч бирә. Ә менә туган авылында, туган җирендә “оя” корган – гаилә төзеп яшәгән кеше икеләтә бәхетле. Туган туфрагы аңа яшәргә көч тә, очарга канатлар да бирә.

19 авыл җирлегенең һәркайсында (ә районыбызда 69 авыл бар) мөслимәләр берлегенең сайлап алынган җитәкчеләре һәм баш абыстайлары, Минзәлә шәһәр мәчетенең абыстайлары, мөгаллимәләр, остабикәләр бүген Минзәлә мәчетенә җыелды.

Бу үзенчәлекле оештыру корылтаена иллегә якын хатын-кыз килгән иде. Чараны Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас ачып җибәрде, имам-хатыйб Рәмзил хәзрәт Коръән укыды.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Минзәлә педагогия көллияте бинасында Габдулла Тукай премиясе лауреаты, якташ шагыйрәбез, күпсанлы җырлар авторы Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган “Язылмаган китап” дип исемләнгән әдәби-музыкаль фестиваль үтте. Быелгысы исә – бишенчесе.

Быел район җитәкчелеге аграрчыларның игътибарын бөртеккә кукуруз, рапс кебек табышлы культураларның (высокомарживальные культуры) мәйданын арттыруга юнәлдерә.

Минзәлә нәсел предприятиесе хезмәткәрләре апрель өмәсендә бик теләп катнаштылар, үзләренең территорияләрен бик яхшылап чистарттылар.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

 

 

1-2 майда Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлегенә кергән авылларның зыяратларын тәртипкә салу уңаеннан (Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыш) ике көнлек зур өмә үткәрелә. 


8
апрель, 2016 ел
җомга

Мөхтәрәм авылдашлар!

1-2  майда Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлегенә кергән авылларның зыяратларында  ( Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортышта)   өмә үткәрелә. 

7 апрельдә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" «ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН» республика хәйрия акциясе кысаларында   Минзәлә картлар йортында Габдулла Тукайга 130 ел тулуга  багышланган әдәби кичә булып узды.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада терлекчеләребезнең эшләгән эшләрен карау һәм тәҗрибә уртаклашу максатында Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов җитәкчелегендә хуҗалык һәм Кфх җитәкчеләре районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасына караган хуҗалыкларның терлекчелек фермаларын карадылар һәм алар гаҗәпкә калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International