Туган авыл, туган туфрак, кендек каны тамган җир... Кеше өчен иң кадерле, иң изге җирләр. Кеше кайда гына яшәсә дә туган ягын, якыннарын сагынып яши, күңеле белән туганнары янына ашыга. Чөнки туган җир аңа яшәргә көч, тормышка ышаныч бирә. Ә менә туган авылында, туган җирендә “оя” корган – гаилә төзеп яшәгән кеше икеләтә бәхетле. Туган туфрагы аңа яшәргә көч тә, очарга канатлар да бирә.
Ул Сарсаз Тралы авылында иң чибәр, уңган егет булу өстенә, бик матур итеп җырлый да иде. Сәхнәдә татар халкының иң моңлы җырларын күзләрен йомып, сузып җырлаганда залда утыручы тамашачылар сокланып һәм моңланып, елап утыралар иде, дип сөйли аның турында яраткан хатыны, балаларының әнкәсе, оныкларының яраткан әбисе Илсинә апа.
Әйе, гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр берсе Яңа Мәлкән авылында яшәп ятучы Илсинә апа һәм Азат абый Габдрахмановлар гаиләсе.
Азат абый озак еллар искиткеч зур тырышлык, сабырлык сорый торган хезмәт башкарды. Колхоз кырларында “корыч айгыр”ны йөгәнләп иген иккән, авылда гына түгел, район күләмендә иң алдынгы механизатор булган кеше. Алдынгы, чөнки ул ни эшләргә алынса да, эшне яратып, җиренә җиткереп башкара, әле шуның өстенә рәхәт итеп, җырлый – җырлый эшли. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да Азат абыйның киң кырлар күкрәгендә трактор – комбайннарны күргәч, йөрәге һаман да шул кырларга ашкынадыр, мөгаен.
Ә инде Азат абыйның зур уңышларга ирешүендә Илсинә апаның да өлеше зур, чөнки ул арып-талып кайткан чагында җылы итеп каршы алган, тәрбияләп, аны яңадан эшенә озаткан. Үзе дә тик кенә ята торганнардан түгел, төрле урыннарда эшли: озак еллар сыер савучы була, аның өстенә ашханәдә пешекче дә була. Ә инде яшьлек елларында клуб мөдире дә булып эшли.
Бергә яшәүләренә 45 ел булган, быел аларның сапфир туйлары. Балаларның беренче тапкыр атлап китүләре, әннә, әттә дип каршыга йөгерүләре, беренче уңышлары өчен сөенүләр... Әйе, болар бүген генә булган кебек. Ә баксаң бер гомер вакыт үткән дә киткән. Ә шулай да күңел барыбер яшьлектәгечә, картаймый, ди Илсинә апа.
Азат абый белән Илсинә апаның горурланып сөйли ала торган уллары һәм кызы бар. Кызлары Гөлназ Яр Чаллы шәһәрендә яши, ире белән ике ул үстерәләр. Уллары Айрат белән Айнур да гаиләләре белән бик тату яшиләр, олы уллары Айрат авылда бик матур йорт җиткерә, Айнур гаиләсе белән Яр Чаллыда яши һәм эшли. Әти – әниләреннән читтә яшәсәләр дә, аларны кайгыртып торалар, атна саен кайтып авыл җирендәге бетмәс – төкәнмәс эштә булышалар. Балалары ярдәме белән, Азат абый белән Илсинә апа өлкән яшьтә булуларына карамастан, бүгенге көндә дә мал-туар асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Уңган, тырыш булулары белән авылдашларын сокландырып яшиләр.
Заһидә апа, Расих абый Газизовларны да белмәгән кеше юктыр авылда. Алар да авылыбызның иң күркәм гаиләләреннән берсе. “Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигәндәй, ихаталары яныннан үткәндә үк аларның бик тырыш һәм зәвыклы икәнлекләренә инанасың. Икесе дә колхозыбызда армый-талмый хезмәт куйган кешеләр. Расих абый озак еллар механизатор булып эшли, ә Заһидә апа колхозда хисапчы була, шулай ук берничә ел авылдашларына почта хезмәте дә күрсәтә. Расих абыйны авылдашлары кызык сүзле булуы өчен яраталар, ә Заһидә апаны һәрвакыт ачык йөзле, аралашучан һәм ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итәләр. Алар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Балалары да йөзгә кызыллык китермиләр, әти-әниләрен сөендереп, үзләре дә балалар үстереп, аларга ярдәм итеп яшиләр. Быел май аенда Расх абый белән Заһидә апаның бергә яшәүләренә 40 ел булган – рубин туйлары. Гомер юлында очраган сикәлтәләрне җиңел үткәреп, бүгенге көнгә кадәр бер-берсенә җылы караш, ягымлы сүз белән яши алуларына сокланмый мөмкин түгел.
Рухың төшсә, күңелеңә
Канат куючы кирәк.
Уй – хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк
Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синең кешең булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Авылыбыздагы иң күркәм гаиләләрнең тагын берсе – Галиевлар гаиләсе, Моисей абый белән Тәнзилә апа. Моисей абый белән Тәнзилә апа 1981 нче елда гаилә корып бик матур гаилә булып яшиләр. Бу искиткеч гаиләдә булып, эчкерсез тыйнак кешеләр белән бер сөйләшеп утыруы үзе бер бәйрәм. Аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып тора. Аларга карагач, башка бер уй килә: бәхетле гаилә, тыныч гаилә, матур гаилә.
Алар икесе дә авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыктылар. Моисей абый армия хезмәтенә киткәнче колхозда тракторда эшли, хезмәт итеп кайтканнан соң машинага утыра. “Колхозга да иң беренче КамАЗ машинасын ул алып кайтты” дип горурланып сөйли Тәнзилә апа ире Моисей абый турында. Чүкүче – слесарь һөнәрен дә үзләштерә, озак еллар ремонт эшләрен дә башкара колхоз гаражында шаян, тапкыр сүзле Моисей абый.
Әйе, Моисей абый белән Тәнзилә апа канатны канатка куеп, киңәшеп яшиләр. Тәнзилә апа да эштән куркып тора торганнардан түгел – клуб мөдире булып та эшли, сатучы да була, озак еллар колхозда хисапчы булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда. Эш сөйгәнне ил сөяр, диләр. Тәнзилә апа да ачык йөзле, киң күңелле булганга аның яныннан кешеләр өзелми, төрле киңәш сорап та, эч серләрен сөйләшергә дә киләләр аның янына. Үзе кешеләрне яратканга, аны да авылдашлары яраталар, хөрмәт итәләр. Аларның быел энҗе туйлары. 30 ел заяга үтмәгән, дип сөенәләр алар бүгенге көндә. Чөнки кызлары Эльвира да үз ярын табып, авылда матур гына яшәп яталар. Быел менә икенче бәбиләрен алып кайттылар. “Оныкларны күргәч, тагы да ныграк яшисе килә” дип сөенә әби белән бабай.
Әйе, шунысы сөенечле, авылыбыз яши. Яңа гаиләләр төзелә. Бәбиләр туа. Быел авылыбызда ике сабый дөньяга килде. Январьның ап – ак бураннарына уралып Бурановлар Альберт белән Гөлназ гаиләсендә өченче бала Булат дөньяга килә, ә яз җитүгә май кояшына төренеп Хуҗиннар Ленар белән Эльвира гаиләсендә икенче балалары Ризван туа.
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тыныч зәңгәр күкле туган җиребез балаларның шат авазларына тулып торсын. Ә гаиләләребез тулы – “тулы – гаилә – бәхетле гаилә” һәм нык булсын, чөнки “ныклы гаилә – ил терәге”.
Ел артыннан еллар тора узып,
Гомер арты гомер юл ала.
Яңа көнгә яңа хуҗа булып
Яңа буын килә дөньяга.
Безгә алмаш яңа буын үсә,
Куанабыз гына без шуңар.
Илләр генә тату булсыннар да,
Еллар гына тыныч торсыннар!

Яңа Мәлкән авылы Мәдәният йорты директоры Зөләйха Гилязова