Минзәлә районында яшәүче Зөһрә Ханькова – «Солдат альбомы-2026» конкурсында җиңүче.

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

«Солдат альбомы – 2026» конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган. Быел ул батырлыгы һәм иҗаты һәркем өчен мәңгелек үрнәк булган Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланды. Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән 300 гә якын иҗади эш керде. Алар арасыннан 20 җиңүче сайлап алынды һәм бүләкләнде. Тантаналы чара Казанда узды vk.ru/album-47834769_31084... Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Зөһрә ханымга Коръән һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Минзәлә районы үз сәләтләре белән горурлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International