Бүген 94 яшьлек юбилеен Минзәлә районы кешесе, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Галкин Иван Андреевич билгеләп үтә.

2026 елның 10 апреле, җомга

Иван Андреевич 1932 елның 10 апрелендә Минзәлә районының Балтай авылында туа. 9 яшеннән колхозда эшли. 1941-1942 елларда слесарь булып эшли, үгезләр белән җир сөрә, яшелчә җыюда эшли, сугыштан соңгы елларда терлекче, ат караучы, ярдәмче эшче булып эшли.

Иван Андреевичның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Хатыны белән 3 бала үстерәләр. Бабайның 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Иван Андреевич!

Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!

Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International