Ике көнлек зур өмә үткәрелә

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

 

Мөхтәрәм авылдашлар!

1-2 майда Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлегенә кергән авылларның зыяратларын тәртипкә салу уңаеннан (Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыш) ике көнлек зур өмә үткәрелә. 

Күпчелегебезнең якыннары, туганнары яткан һәм киләчәктә һәркайсыбыз барасы бу изге урынны чистарту һәм төзекләндерү өчен, авылыбыз халкын һәм шәһәр җирлегендә яшәүче барлык авылдашларыбызны өмәгә көтеп калабыз (башлана  сәгать 9.00).

Бу изге эшебез әрвахларыбыз  рухына хәер-дога булып ирешсен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International