Татарстан Росреестры СНТны газлаштыру программасында катнашучы булуның юлларын аңлатты
Татарстан Росреестрының белгечләре гражданнардан килә торган сорауларга җавап бирүне дәвам итә. Бүген СНТны газлаштыру программасында катнашучы булуның юлларын аңлатырбыз.
Татарстан Росреестрының 1 нче номерлы дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларга дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Алсу Сафина җавап бирә.
- Минем бакчачылык ширкәтендә торак йортым бар. Белүемчә, хәзер Татарстанда дәүләт программасы буенча бакча җир кишәрлеге чигенә кадәр газны бушлай үткәрәләр. Бу программада ничек катнашырга?
- Бакча җир кишәрлекләре чигенә кадәр газны бушлай үткәрүче дәүләт газлаштыру программасына тоташу шартлары болай:
- Бакчачылык ширкәте торак пункт чикләрендә урнашкан булырга тиеш.
- Торак пункт газлаштырылган булырга яки газлаштыру программасы СНТ чигенә кадәр газ челтәрләрен төзүне хәзерге елда күздә тотарга тиеш. СНТны газлаштыру план-графиклары субъектларның хакимият органнары тарафыннан раслана.
- Торак йортка булган хокук теркәлгән булырга тиеш.
Әгәр хокук теркәлмәгән булса, Росреестрга мөрәҗәгать итү өчен түбәндәге документларны әзерләргә кирәк:
- Дәүләт кадастр исәбе һәм хокукка дәүләт теркәве турында гариза.
- Техник план.
- Җир участогына хокук билгеләүче документ.
Әгәр участокта максаты «торак булмаган» дип билгеләнгән бакча йорты урнашса, аны «торак»ка күчерергә кирәк. Бу объектның даими яшәү өчен яраклылыгын һәм даими пропискага яраклылыгын раслау өчен кирәк. Йорт барлык төзелеш нормаларына туры килергә һәм бөтен ел буе яшәргә яраклы булырга тиеш. Йортның барлык кирәк таләпләргә туры килеүе хакындагы соңгы карарны СНТ урнашкан урындагы Башкарма комитет кабул итә. Әгәр Башкарма Комитет уңай карар кабул итсә, ул үзлегеннән документларны Росреестрга тапшыра, ул, үз чиратында, йортның максатын үзгәртә.