ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2010 нчы елдан бирле Муса Җәлил исемен йөртүче Минзәлә педагогия көллиятендә быел да митинг узды һәм шагыйрьнең парктагы бюсты янына да чәчәкләр салынды.  Тантаналы чарада көллият директоры Ренат Ибраһимов, Муса Җәлил музее директоры Алсу Григорьева, студентлар, педагогик хезмәт ветераннары, республикабызның төньяк-көнчыгыш төбәге районнарыннан килгән конференция кунаклары да катнашты. Митингтан соң көллияттә урта махсус белем учреждениеләре, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләренең татар теле укытучылары өчен шагыйрьнең иҗатына багышланган “Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” темасына фәнни-практик конференция узды.

“Органик Групп” идарәче компаниясенең “Минзәлә” агрофирмасы тартып бара алмагач, Мензелинский хуҗалыгы “Чулман” агрофирмасы- на кушылган. Юртауда дуңгыз тора- гына яшь малларны бәйсез асрауга күчерү өчен үз көчләре белән ярты ел дигәндә реконструкция ясадылар. Биредә хәзер 6 айдан алып 12 айга кадәр 200 баш мал асрала. Тиздән та- гын бер торакны реконструкцияләргә торалар. Хуҗалык җитәкчесе Валерий Логинов: – Фермада барлыгы 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 800 башы – савым сыерлары.

8 нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасы базасында рус телендә сөйләшүче балалар өчен “Татарча сөйләшәбез” олимпиадасы үтте. Барлыгы районның 13 балалар учреждениесеннән әзерлек төркеменә йөрүче 26 бала катнашты. Ба- лалар татар теленнән белемнәрен сөйләм телен, җырда һәм телдән күнегүләрдә күрсәттеләр.

“Юность” боз сараенда 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.

Шул исемдәге Бөтенросссия балалар рәсемнәре конкурсының район этабы төгәлләнде. Традиция буенча конкурста район эчке эшләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең укучы балалары катнашты.

Быелгы кышның үз капризлары: декабрь аенда әлләни кар яумады, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Һава торышының уҗым культураларына зыяны булмаганмы?

Район башлыгы Айдар Салахов шәһәребезнең Изыскательләр урамындагы яңа төзелгән 1/14 нче йортында яши башлаган фатир хуҗаларының үтенече буенча алар катнашында подрядчы оешма –“Мелиорация” Минзәлә ПМКсы коллективына рәхмәтен җиткерде.

Гыйнвар аенда – 55 центнер Наратлы Кичү авыл җирлеге халкында барлыгы 290 баш савым сыеры исәпләнә.

“Кояшкай” шәһәр яны лагеры территориясенә кергән төлке вольердагы эт белән контактка керә. Экспертизадан күренгәнчә, төлкедә котыру авы- руы була.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

15 февральдән 25 ноябрьгә кадәр район хакимияте белән берлектә район халкы арасында, шул исәптән, урта махсус уку йортларында укучы яшьләр, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә торучы эшләүче яшьләр арасында шундый баш астында район конкурсы уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International