ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Югары Тәкермән авылында бер хуҗалыкның мунчасында көчле янгын чыга. Фаҗига көндезге сәгать икедә була. 1 нче подразделение (Хуҗәмәтнең аерым посты) килеп җиткәндә өч күрше хуҗалыкларның каралты- куралары янган була инде. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәч, бөтен көчне йортны саклап калуга ташладылар. Якынча фаразлаганча, янгын мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау аркасында килеп чыккан.


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге чара Минзәлә, Актаныш, Менделеевск, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарыннан 70ләп педагогның игътибарын җәлеп итте.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы коллек­тивы елдан-ел яшәрә, өметле белгечләр килә.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры театрны оештыручы, аның беренче директоры һәм режиссеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаев исемендәге күчмә Кубокка ирләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә шахмат-шашка уеннары буенча традицион турнир үткәрде.

Беренче графа – хуҗалыклар, икенче графа – 10 ноябрьга ту­лаем савылган сөт (килограмм­нарда), өченче – узган елның шул чоры белән чагыштырганда ар­тык яки ким

Агымдагы елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча, кире кайтарылмаган акча суммасы 25939,90 сум тәшкил итә.

 Көз җиттеме, икътисад белән кызыксынып баручылар игътибарларын, иң беренче чиратта төрле дәрәҗәдәге бюджет кабул итү процессына юнәлтәләр. Төрле яктан ишелеп төшкән сәяси, икътисади проблемалар кискенләшкән чорда бигрәк тә.

Ярминкәдә Чаллы КХПсы алып килгән 700 сумлык бер капчык онны халык кырылып алды, 7 тонна онны да тиз арада сатып бетерделәр. Алар шулай ук төрле ярмаларны да мулдан алып килгән иде.

Уку елы дәвамында мәдәният объектларында еш булып, китап укучыларны һәм үз көндәлегендә бу хакта теркәгән укучыларны призлар көтә. Беренче этапта җиңүчеләр республиканың Яңа ел чыршысында, икенчесендә җиңсә – махсус эшләнгән мәдәни программада катнаша. Көндәлекләрне барлык беренче сыйныф укучылары алса да, конкурста катнашу ирекле.

Мәлкән авылында­гы яңа клубта Халы­клар бердәмлеге көне шаулап-гөрләп үтте. Әлеге чарада ”Мәлкәнәй” (Мәлкән), “Рябинушка” (Воровский), “Ядкарь” (Тауасты Байлар) фоль­клор ансамбленең ба­янчылары һәм район мәдәният бүлеге ар­тистлары бик теләп кат­наштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International