Мәлкән авылындагы яңа клубта Халыклар бердәмлеге көне шаулап-гөрләп үтте. Әлеге чарада ”Мәлкәнәй” (Мәлкән), “Рябинушка” (Воровский), “Ядкарь” (Тауасты Байлар) фольклор ансамбленең баянчылары һәм район мәдәният бүлеге артистлары бик теләп катнаштылар. Бу бәйрәм бердәмлек, дуслык кебек кешелекнең һәрвакыт изге кыйммәтләреннән санала. Чыгыш ясаучылар бердәмлекнең, толерантлыкның, гореф- гадәтләрнең саклануын тагы бер кат расладылар.