Югары Тәкермән авылында бер хуҗалыкның мунчасында көчле янгын чыга. Фаҗига көндезге сәгать икедә була. 1 нче подразделение (Хуҗәмәтнең аерым посты) килеп җиткәндә өч күрше хуҗалыкларның каралты- куралары янган була инде. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәч, бөтен көчне йортны саклап калуга ташладылар. Якынча фаразлаганча, янгын мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау аркасында килеп чыккан.
– Янгынны бик соң күреп алганнар, ул вакытта инде бөтен дөнья дөрләп яна башлаган. Янгын сүндерүчеләргә шалтыратканчы, хуҗалары сарайдан терлекләрен чыгарганнардыр, чөнки килеп җиткәндә күршеләрнең сарайлары, мунчалары көчле ут астында иде. Барлык торак йортларны һәм күршедәге яңа мунчаны коткарып кала алдык. Кешеләр һәм мал-туар арасында зыян күрүчеләр юк. Яр Чаллы шәһәреннән дә янгын сүндерүчеләрне ярдәмгә чакырырга туры килде, – диде бу уңайдан ТРның Минзәлә янгыннан саклау гарнизоны начальнигы Валерий Губернаторов.
Валерий Михайлович моңа охшаш фаҗигаләрне булдырмас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте. Әгәр мунча ягылган икән, аны карап торырга кирәк. Кулдан ясалган җылыту приборлары булырга тиеш түгел.
– Район авылларында һәр- вакыт су белән проблемалар килеп чыга, – ди Валерий Губернаторов. Машина килеп җиткәч, цистернада су биш кенә минутка җитә. Көчле янгын булса, бер генә цистерна белән хәлдән чыгып булмый. Авыл җирлекләрендә су башнялары насослар белән җиһазланырга тиеш.
безнең өстәмә
Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегеннән алынган йорт яны участокларында каралты-куралар төзүгә кагылышлы норматив документларга күз салсак, анда мондый юллар бар:
- усадьбалы (каралты-куралары белән йорт), бер-ике һәм күп фатирлы торак йортлар өчен җир участокларының күләме җирле үзидарә органнары тарафыннан йортның нинди типта булуына һәм башка җирле үзенчәлекләргә бәйле рәвештә территориаль төзелеш нормалары нигезендә билгеләнә;
- усадьбалы, бер-ике фатирлы йорт урамның кызыл линиясеннән кимендә 5 метрда, йөри торган урынның кызыл линиясеннән кимендә 3 метрда, хуҗалык корылмаларыннан шушы кызыл линияләргә кадәрге ара кимендә 5 метр булырга тиеш;
- санитар-көнкүреш шартлар буенча күрше фатир яны участоклары ызанына кадәрге ара түбәндәгечә булырга тиеш: усадьба, бер-ике һәм күп фатирлы торак йортлардан – 3 метр ераклыкта, әмма биредә мондый таләпләр каралган: терлек һәм кош- корт тоту өчен каралтыдан – кимендә 4 метрда; башка төрле корылмалардан (мунча, гараж һ.б.) – 1 метрда; биек үсә торган агачларның кәүсәләреннән – 4 метрда; уртача биеклектә үсә торганнарыннан – 2 метрда; куаклардан – 1 метрда;
- мал-туар һәм кош-корт асрау өчен корылмаларны фәкать усадьбалы, бер-ике фатирлы йортлар яннарына гына төзү рөхсәт ителә, әмма алар торак бүлмәләрдән кимендә өч ярдәмче бина белән изоляцияләнгән булырга, өстәвенә мал-туар һәм кош- корт өчен биналарга аерым керү юлы булырга, алар йортка керү юлыннан кимендә 7 метр ераклыкта урнашырга тиеш;
- усадьбалы, бер-ике фатирлы йортлар төзелгән террито- рияләрдә торак бүлмәләрнең тәрәзәләреннән алып күрше йортның стеналарына кадәрге ара һәм күрше җир участогында урнашкан хуҗалык корылмаларына (сарай, гараж, мунча) кадәрге ара 6 метрдан да ким булмаска тиеш.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА, Флүрә МУСИНА