Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы коллективы елдан-ел яшәрә, өметле белгечләр килә. Быел студентларны укытырга 4 яшь белгеч эшкә килде. Коллектив аларга зур өметләр баглый. Киләсе уку елына ветеринария белгечлеге буенча тагын бер укытучының кайтуы көтелә. Моның өчен Казан дәүләт ветеринария академиясе белән сөйләшүләр алып барыла.