Агымдагы елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча, кире кайтарылмаган акча суммасы 25939,90 сум тәшкил итә.
Федераль закон нигезендә пенсионер хезмәт пенсиясе күләмен үзгәртүгә яки түләүне бөтенләй туктатырга сәбәп булган вәзгыятьне пенсия белән тәэмин итүче органга кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Гамәлдә еш кына пенсияне артык түләү очраклары була. Ул иждивенецның статусы үзгәрү сәбәпле, аның хезмәт пенсиясенең иминиятләнгән өлешенең арттырылган билгеле база өлешен яңадан исәпләү белән бәйле. Төп сәбәпләре түбәндәгеләр: иждивенецның вафат булуы; 23 яше тулмаган баланы уку йортыннан чыгару; көндезге бүлектә укучы студентның эшкә урнашуы; иждивенецның (ире/хатыны) эшкә урнашуы.
2013-2014 нче елларда Минзәлә районы буенча хезмәт пенсиясенең иминиятләнгән өлешенә база күләме 44 очракта арттырып түләнгән (325381,15 сумлык). Россия Пенсия фонды идарәсе артык түләнгән акчаларны яңадан кайтару өстендә эшли. Комиссия карары нигезендә хезмәт пенсиясенең 20 % ыннан артмаган күләмдә ай саен акча тотып калына. Пенсионер гаризасы нигезендә артык түләнгән пенсия аның теләге белән берьюлы тотып калынырга да мөмкин.