“Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе


Уку елы дәвамында мәдәният объектларында еш булып, китап укучыларны һәм үз көндәлегендә бу хакта теркәгән укучыларны призлар көтә. Беренче этапта җиңүчеләр республиканың Яңа ел чыршысында, икенчесендә җиңсә – махсус эшләнгән мәдәни программада катнаша. Көндәлекләрне барлык беренче сыйныф укучылары алса да, конкурста катнашу ирекле.

Минзәлә районының 31 китапханәсендә 210 беренче сыйныф укучысына Татарстанның истәлекле урыннары турында рус һәм татар телендә сөйләүче “Мәдәни көндәлек” тапшырылды.

Районның барлык китапханәләрендә бердәм “Мәдәни дәрес” үткәрелде. Бала­лар өчен кызыклы чаралар, экскурсияләр оештырылган иде. Әлфия Нәбиева, үзәк китапханә директоры:

– Проектның максаты – мәдәни кыйммәтләрне һәм укучыларның рухи үсешен формалаштыру. Бурыч – беренче сыйныфларны Татарстанның мәдәни мирасына тарту, гаиләнең мәдәни эчтәлекле ялын формалаштыру һәм мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрен популярлаштыруга ярдәм итү.

Аделина Садриева, 3 нче урта мәктәбенең 1 “Б” сыйныф укучысы:

– Миңа китапханәдә бик ошый, китаплар артыннан еш киләм мин монда. Бу “Мәдәни көндәлек” тә бик кызыклы дип уйлыйм. Кулымнан да ычкын­дырмаячакмын мин аны, гел сумкамда йөртермен.

безнең өстәмә

Проект конкурс формасында ике этапта гамәлгә куела. Беренче этапта 12 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр республика яки районның теләсә кайсы мәдәният учреждениесе янында төшкән фотосурәтләрне урнаштырып һәм үз фикереңне язып, пор­талга керү саны бәяләнәчәк. Икенче этапта 1 гыйнвардан 26 майга кадәр мәдәният учреждениеләрендә булу, үтәлгән йөкләмәләр күләме, хикәяләүнең буенча «Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәният көндәлеге» бәяләнәчәк. «Иң мәдәни ата- ана» номинациясе дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International