Ярминкәдә Чаллы КХПсы алып килгән 700 сумлык бер капчык онны халык кырылып алды, 7 тонна онны да тиз арада сатып бетерделәр. Алар шулай ук төрле ярмаларны да мулдан алып килгән иде.
Яңа гына суелган итне, төрле яшелчә-җимеш, башка ризыкны шәһәр халкы бик теләп алды.
Мәйданга төрле маркалы 70 тән артык зур һәм кечкенә машиналар, сатып алучыларга урын калдырып, берничә рәт итеп тезеп куелган. Хуҗалар товарын мактый, шәһәрнекеләр күңеленә хуш килгәнен эзләп сайлана, сатулаша. Шулай да базар шартларында күптән күнеккән ике як та уртак телне тиз таба. Янына бер кем дә туктап китмәгән сатып алучы да юк монда: халык яшелчәсен дә, итен дә ала. “Дәүләтов” КФХсы алып килгән бәрәңгенең килосы 12, чөгендернеке – 10, юылган кишер 14 сум иде. Чаллыдан килгән эшмәкәр суганны 18 сумга сатты. Яңа суелган сыер ите һәм дуңгыз итен – 220-230, сарык итен – 280 сумга саттылар.
Машиналар бер- берсеннән махсус язулары белән аерылып тора. Алар арасында төрле җирлекләрдән килгән эшмәкәрләр, хуҗалыклар, агрофирмалар бар. Мәсәлән, Воровский авыл җирлегеннән килгәннәр сәүдә палаткасын матур итеп бизәгәннәр, “Заиковский”лылар да сынатмаган. Район башлыгы Айдар Салахов һәм “Татпотребсоюз”ның рәисе Мәхмүт Фәттахов белән бергәләп сәүдә рәтләрен зур канәгатьлек тойгысы белән карап чыктылар, сатучылар, сатып алучылар белән аралаштылар, культуралы сәүдә итү буенча киңәшләрен дә җиткерделәр. Әйе, безнең ярминкәгә килүчеләр культуралы сәүдә итәргә өйрәнделәр, палаткалар, электрон үлчәүләр сатып алдылар. – Ут күршеләребезнең чакыруын бик теләп кабул иттек, – диде Чаллы КХПсыннан килгән сатучылар. Зәй шикәр заводыннан да шикәр комы сатарга килгәннәр иде. – Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре белән сатып алучыларның турыдан-туры очрашу урыны булган ярминкәләр оештыру бездә матур йолага әйләнде, – дип сүзгә кушылды үз кирәген сатып алган Фаяз Хизбуллин. Өлфәт Бәдретдинов Рәзим Мингазовтан сыер ите ала, ите бик яхшы, дип мактап та алды бабаебыз. Наратлы Кичүдән килгән Гөлфия Мингазова һәм Диләрә Сафиуллинаның да каз-үрдәкләрен дә яратып алды шәһәр халкы. ”Минзәләлес” 5 кубометр каен утынын 5 меңгә генә сатты. Аның янында саткан Фәрит Кәримовның да балын бик яратып алдылар. Барысы 10 ноктада бал белән сәүдә иттеләр. Бал дигәннән алдагы уку елына көненә ТР мәктәпләрендә һәр балага 25 грамм исәбеннән бал бирү күздә тотыла, әлеге яңалыкны якташыбыз Мәхмүт Фаттахов җиткерде. Татлы ашамлык сатучылар Калморзадан Рафак Габдрахманов, Чулпаннан Мирфаяз Бикташев, Җәмәктән Ринас Вәлиев бер ярминкәне дә калдырмыйлар.
– 80гә якын умартабыз бар, ел да уртача өч тонна бал алабыз, — дип сөйләде Рафак әфәнде.
– Бу шөгыль нәселдән килә. Киләчәктә умарталарны тагы да күбәйтергә исәп. Тырышсаң, уңыш була ул. – Үзебез дә нечкәбилләр кебек җәй буе эштәбез, – дип елмаеп сүзгә кушылды Светлана ханым да. – Аллага шөкер, барысы да ал да гөл.
сан
Ярминкәдә ике тоннадан артык сыер ите, 300 кило дуңгыз ите, 80 кило сарык ите һәм шактый гына кош- корт ите сатылды. Ринас Вәлиев ике түшкә кәҗә ите алып килгән.