Әлеге чара Минзәлә, Актаныш, Менделеевск, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарыннан 70ләп педагогның игътибарын җәлеп итте.
Шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбендә “Башлангыч гомумбелем бирүнең федераль дәүләт төп стандартын тормышка ашыру шартларында башлангыч мәктәптә практик тикшерү эшчәнлеге” дигән республика семинар-практикумы узды. Анда ТР белем бирү үсеше институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы мөдире, педагогик фәннәр кандидаты Гөлназ Хәмитова да катнашты. Семинарда катнашучылар проект-тикшерү эшчәнлеге методикасын тормышка ашыру барышында теоретик һәм методик нигезләрнең актуальлеген тикшерделәр. Башлангыч сыйныфларда әлеге методны тормышка ашыру максатында яшь үзенчәлекләре буенча структураларга бүлделәр һәм Башлангыч гомумбелем бирүнең федераль дәүләт төп стандартын тормышка ашыру шартларында һәр баланың үсешен тәэмин итү ничек башкарылганы буенча фикер алыштылар. Кечкенә мәктәп укучыларында әлеге эшчәнлекне системалы кулланган очракта тикшеренү күнекмәләре үсешенә ирешергә мөмкин булуын да күрделәр.