Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры театрны оештыручы, аның беренче директоры һәм режиссеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаев исемендәге күчмә Кубокка ирләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә шахмат-шашка уеннары буенча традицион турнир үткәрде.
Башка еллардан аермалы буларак, быел башлангыч һәм зур сыйныф укучылары, студентлар, өлкән яшьтәгеләр арасында җиңүчеләр аерым билгеләнде. Ярышларның баш хөкемдары Әнвәр Камалов, ә аның ярдәмчесе Назыйма Галләмова булды. Назыйма Наиловна шәһәребезнең 3 нче санлы мәктәбеннән 30 дан артык укучыны алып килгән, аларның 7 се призлы урыннар яулады. 3 нче мәктәп елдан ел шахмат-шашка ярышларында иң актив катнашып килүче уку йорты булып килә. Шәһәрнең 2 нче санлы мәктәбеннән, гимназиядән, коррекци он интернат-мәктәптән дә укучылар килде. Тат. Мөшеге, Яңа Мәлкән авыллары мәктәпләре дә бик теләп катнаштылар. Авыл хуҗалыгы техникумыннан Рәмзил Бәдриевның 15 студенты белән уеннарга килүе дә куанычлы күренеш иде. Шахмат ярышларында студентлар категориясендә Роберт Шәрипов – 1 нче, Роллан Червоны – 2 нче, Станислав Назаров – 3 нче урыннарга лаек булдылар.
Башлангыч сыйныф малайлары арасында шахмат буенча 1 нче урынны Тимур Якушев (2 нче мәктәп) алды. 2 нче урынга – Кирилл Кукаркин (2 нче мәктәп), 3 урынга – Адель Җиһаншин (3 нче мәктәп) ия булдылар.
Өлкән сыйныф егетләре арасында 1 нче урында – Роберт Мирзаянов (гимназия), 2 нче урында – Рәис Вахитов (3 нче мәктәп), 3 нче урында – Ильяс Гыйльманов (2 нче мәктәп).
Шахмат буенча ир-егет- ләр арасында Минзәләдә танылган шәхесләребез – Мөхәммәт Мукминов 1 нче урынга чыкты һәм С.Өметбаев исемендәге күчмә Кубокка ия булды, 2 нче урында – Рәис Әхмәтов, 3 нче урында – Әнвәр Камалов.
Мәктәп яшендәге кызларыбыз да шахмат уенын яратуларын исбатлады. 1 нче урында – Лилиана Гатиятова (2 нче мәктәп), 2 урында – Резеда Камалова (Тат.Мөшеге мәктәбеннән), 3 нче урында – Виолетта Лакиман (3 нче мәктәп). Хатын- кызлар арасында театр артисткасы Илсинә Миннемуллина 1 нче урынны алды һәм С.Өметбаев исемендәге күчмә Кубок иясе булды. 2 нче урында шулай ук театр артисткасы Гүзәл Хамматуллина, 3 нче урында – Назыйма Галләмова.
Шашка ярышында уйнаучылар саны да шактый булды. Малайларыбыз арасында 1 нче урында Даниил Курчаев (3 нче мәктәп), 2 нче урында – Салават Сафин (3 нче мәктәп), 3 нче урында Тимур Юзманов (3 нче мәктәп). Кызлардан шашка буенча 1 нче урында Есения Строкина (3 нче мәктәп), 2 нче урында Резеда Камалова (Тат. Мөшеге мәктәбе), 3 нче урында Анастасия Павлова (3 нче мәктәп) калды.
Ирләр арасында 1 нче урынга Әнвәр Камалов чыкты, ул шулай ук күчмә Кубок иясе булды, 2 нче урында – Фирдәвес Шәрипов, 3 нче урында – ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин.
Хатын-кызлар арасында 1 нче урында Гөлназ Мөхәмәтова калды. Ярышларның баш хөкемдары Әнвәр Камаловка рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул һәр елны, бер дә авырсынмыйча, театрга ярдәмгә килә, олысы, кечесе белән уртак тел табып, шахмат- шашка ярышларын кызыклы итеп үткәрә. Кызы Резедага да уен серләрен яхшы өйрәткән, ике төрдә дә икенче урыннарны алды, әтисенә лаеклы алмаш булып үсеп килә.
Нурсибә АДИЕВА,
театрның әдәби бүлеге мөдире