Көз җиттеме, икътисад белән кызыксынып баручылар игътибарларын, иң беренче чиратта төрле дәрәҗәдәге бюджет кабул итү процессына юнәлтәләр. Төрле яктан ишелеп төшкән сәяси, икътисади проблемалар кискенләшкән чорда бигрәк тә.
Бу шартларда ил, республика, район җитәкчеләренә, Россия, Татарстан депутатларына нинди җаваплылык төшкәнен алар үзләре генә беләдер. Чөнки со
циаль йөзле бюджетны, анда салынган социаль программаларны саклап калу өчен, шул ук вакытта ил оборонасын ныгыту, сәнәгатьне модернизацияләү өчен акча табу, аннан соң аны гадел бүлү җиңел түгел. 2015 елда алдан җыелган нефтедолларлар коткарачак әле. Киләсе елга салымнар буенча кискен үзгәрешләр көтелми. Әмма милеккә яңа тарифлар кертелә. Салымнар кадастр бәясе нигезендә санала башлагач, күп җирле, торак мәйданы зур булган йортларда, фатирларда яшәүчеләр бюджетка үз өлешләрен күбрәк кертә башлаячак. Аз керемлеләр бу яктан якланган.
Киләсе елга исә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, республикада тормышка ашырылган барлык 25 программа да эшләячәк. Иске йортларда яшәүчеләр өчен иң мөһиме булган “Авария хәлендәге торак” программасы Минзәләдә инде эшли башлады. Быел Юртау авылының и н ф р а с т р у к т у р а с ы н яңарту буенча комплекс- лы программа тормышка ашырыла. (Ул хакта газетабызның алдагы саннарында). Шушындый ук программа Ходай ярдәме белән, киләсе елда Тәкермән һәм Коноваловка авылларында тормышка ашырылырга мөмкин.
Экономистлар, экспертларның бер төркеме киләсе елда нефть бәясе төшү туктамаячак дип өркетә. Аларның прогнозлары тормышка ашмасын иде. Әйткәнемчә, программалар эшләвен дәвам иткәч, төзүчеләр эшсез калмаячак. Авыл хуҗалыгы икътисады ныгуына да ышанам мин. Продукция бар безнең. Сатып алу бәяләре дә күтәрелсен иде. Чит илләрдән кертмәгәч, сөткә дә, иткә дә сорау булачак.
Сүз дә юк, районда җитештерү күләмен арттыру өчен терлекләрнең продуктлылыгын күтәрүдә, җирнең уңдырышлылыгын арттыруда армый-талмый эшләү, сөтчелек тармагын торгызу юнәлешендә ныклап торып башланган эш дәвам итә. Шуңа киләсе елга һәр гаилә, һәр кеше үз бюджетын Россия, Татарстанныкы кебек оптимистик үсеш юнәлешендә планлаштырсын иде. Чөнки ил казнасы безнең хезмәт һәм шул хезмәт хакыннан түләнгән салым белән дә тулылана бит.
сан
Пенсионерларга ташлама кала. Тик алар карамагында бер фатир яки йорт кына булырга тиеш. Аерым бүлмәләрдә яшәүчеләр – 10, фатирларда яшәүчеләр – 20, йортларда 50 квадрат метр өчен түләмәячәкләр. Хәтта байларга да максималь түләү 5 елдан соң гына башлана. Әйткәнемчә, 2015 елдан башланган өчен салымны 2016 елдан гына түли башлыйбыз. Ә аңа хәтле һәр квадрат метр җирнең, милекнең кадастр бәясен беләсе була.
Илдус ШАҺИЕВ