Беренче графа – хуҗалыклар, икенче графа – 10 ноябрьга тулаем савылган сөт (килограммнарда), өченче – узган елның шул чоры белән чагыштырганда артык яки ким
Сөт иле Чулман 14887 5084
Тулбай 1438 -159
Гөлек 2697 1157
Тәкермән 4357 1766
Балтай 5595 2380
Байлар 800 -60
Сөт иле Минзәлә10541 149
Якты юл 2735 1145
Мәлкән 3440 1060
Минзәлә 4366 -2056
Мензелинские зори 8168 443
Николаевка 3175 0
Калморза 1645 -209
Калинин 3348 652
Мортыш 1405 83
Җәмәк 1100 418
Яңа Тәкермән 233 -7
Наратлы Кичү 610 158
Заиковский 7200 1700
Гаилә фермалары
һәм фермерлар 5850 495
Район буенча 47000 9500
Элеккеге традицияләрне яңартып, сөт җитештерү буенча бирелгән мәгълүматларда фермаларны күрсәтергә булдык. Ни генә сөйләсәк тә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру өстенлекле бурыч булып кала бирә. Авыл хезмәтчәннәре кышлатуны уңышлы башкарып чыгу өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләделәр. Ашату һәм карау технологиясен камилләштерү дәвам итә. Сөт җитештерү һәм сату былтыргы дәрәҗәдән шактый югары. Шуңа алга таба да узган ел белән чагыштырганда продукция җитештерү арта барачагына шик юк. Фермалар булган авылларда гына башка инфраструктураны үстерергә була.
акцент
Шәһәрдә үскәннәр арзан бәрәңге, ит, сөт эзләп йөриләр. Әмма продукцияне үзкыйммәтеннән түбән бәягә сатып авыл хезмәтчәннәренә югары хезмәт хакы, бюджетка барлык салымнарны пенсия фондына түләүләрне башкарып булмый бит.