ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Районыбыздагы 15 күпбалалы гаилә торак шартларын яхшыртуга учетта тора, инва­лидлар һәм инвалид балалар – 38, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар – 39. Хәзер мон­дый субсидия 2003 елда учет­ка басучыларга бирелә. Торак шартларын яхшыртуга субси­дияне узган ел күпбалалы бер гаилә, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы дүрт ветеран алды. 

Минзәләдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәт күрсәтү службаларына 11,2 миллион сум бурычы җыелган. ТКХ хезмәтләре өчен бурычлылар исемлегендә 50 мең сумнан алып 138 мең сумга кадәр бурычлары булган 55 фатир бар. 

Районыбыздагы мәктәпләр 2643 укучыны сыендырды быел (моңа кадетлар һәм коррекция интернат-мәктәпләре керми). 

РФ Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы, КПРФның Татарстан Республикасы комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов “Победа” кинотеатрында минзәләлеләр белән очрашты. 

Юрий Коршунов (рәсемдә) бар гомерен Степановка авылында үткәргән. Ул данлыклы Коршуновлар нәселеннән.

Минзәлә районына эшлекле визит барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков шәһәрдә гимназия һәм Наратлы Кичү авылында күпфункцияле иҗтимагый үзәк ачу тантанасында булды.

30 август көнне башкалада авыл җирлекләре башлыкларына “Шевроле Нива” автомобильләре тапшырылды. 

1 сентябрь көнне  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров, “Эльдорадо” электроника кибетләр челтәре директоры Язкәр Биҗанов, район мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдинов, ата-аналар яхшы итеп капиталь төзекләндерелгән шәһәребезнең гимназиясендә булдылар һәм Белем бәйрәмендә катнаштылар.   Алар балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр. Әлеге бинаны ремонтлаучы ”Квадрат” төзүчеләре, мәктәп коллективы көчен кызганмаганнар. Бу республика Президенты программасы буенча яхшы итеп ремонтланды. 

1 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә барлыгы 11100 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бу планлаштырылганның 55 проценты дигән сүз. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 20,3 центнер күләмендә азык берәмлеге тупланган, 11000 тонна салам хәзерләнгән. Август аенда 61,8 мм. яңгыр яуды. 

28
август, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле райондашлар, Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International