ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
3 сентябрьгә алын­ган мәгълүматлардан күренгәнчә, район кыр­ларында игеннәрнең 84 проценты суктырып алынды. Барлыгы 12700 гектарда көзге куль­туралар чәчелгән, бу п л а н л а ш т ы р ы л г а н н ы ң 61 проценты дигән сүз. 
 Тулбайның чәчү барган басуында үткән атналык оператив киңәшмәдә район башлыгы Айдар Салахов терлекчелекне күтәрүгә юнәлтелгән киң күләмле эштә агрономнар читтә кала алмый диде.

 

Беренче графа – агрофирмалар һәм хуҗалыклар исемлеге, икенче – 2015 елның 1 сентябренә савылган сөт (килограммнарда), өченче – 1 августка карата артык яки ким (-) 

Гаилә кору, үзеңнән соң бу дөньяда рухыңа дога кылырлык нәсел калдыру – кеше тормышының бөтен мәгънәсе шуннан гыйбарәт. Якыннарының гомер буена таянычы булган кебек, дәүләтнең дә терәге ул гаилә. 

Һәр айның соңгы шимбәсендә традициягә кергән Әтрәкле ярминкәсенә җыелышып бардык. Бу көнне дә авыл бәйрәм төсен ала. Халык үзешчәннәр концертын карап, ял итеп, кирәк-яракны сатып алып, канәгатьләнеп кайтып китә. 

Тормыш юлында нинди вакыйгалар белән очрашмыйсың да, нинди кешеләр белән юлдаш булмыйсың. Күбесе шундук онытыла, ә кайберләрен йөрәк түрендә саклыйсың, еллар үткәч тә, алар белән күрешәсе, утырып бер сөйләшәсе килә. 


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Республикабызда 5-6 сентябрьдә Парклар һәм скверлар көннәре игълан ителде. Минзәлә муниципаль район башлыгының күрсәтмәсе нигезендә, Минзәләдә Парклар һәм скверлар көне 5 сентябрьдә үткәрелә. 


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
1сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә барлыгы 12400 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бу планлаштырылганның 61 проценты дигән сүз. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 20,3 центнер күләмендә азык берәмлеге тупланган, 11000 тонна салам хәзерләнгән. Яңгырлар яву сәбәпле урып-җыю эшләре тукталып торды, комбайнчыларыбыз биш көн инде икмәк суктырырга чыга алмыйлар. 

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

2004-2005 елларда туган футболчылар арасындагы республика чемпионатының бер этабы Минзәләдә үтүе хакында язган идек. 

“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү турында”гы Федераль закон нигезендә дәүләт власте органнары гариза язучыдан башка ведомство карамагында булган документ һәм мәгълүматларны сорарга тиеш түгелләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International