Авылыбыз матураеп калды

2015 елның 4 сентябре, җомга

Һәр айның соңгы шимбәсендә традициягә кергән Әтрәкле ярминкәсенә җыелышып бардык. Бу көнне дә авыл бәйрәм төсен ала. Халык үзешчәннәр концертын карап, ял итеп, кирәк-яракны сатып алып, канәгатьләнеп кайтып китә.

Авылыбызда «Семык» бәйрәме быел аеруча зурлап үткәрелде. Татарстан җирлегендәге төрле район авылларыннан 15 җыр-бию ансамбле кат­нашты. Мари Эл республикасы башкаласы Йош­кар-Ола шәһәреннән 20 кешедән торган ансамбль дә бар иде. Һәр ансамбльнең чыгышы үзенчәлекле, тамашачы күңеленә ятышлы булды. Кунакларны каршы алганчы бик күп эшләр башкарылды. Авыл урамнарын,”Семык” үтәсе урынны әзерләргә, чис- тартырга, яңа коймалар тотарга бөтен авыл халкы чыкты, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр бик тырышты. Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизянов, “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов техника белән ярдәм иттеләр.

“Семык” бәйрәме артыннан шул ук урында “Авыл көне” үткәрелде. Бу бәйрәм дә беренче тапкыр гына үткәрелми. “Авыл бәйрәме”н Ландыш Шутова, Иль­мира Асманова, Альбина Яманаева җыр-бию, төрле уеннар белән алып бардылар. Быел мәктәбебезгә 100 ел тулды, тиздән авылыбызга да 400 ел тулачак. Авыл тарихы, ансамбль тарихы белән таныштырды­лар, яңа туган бәбиләр, яшь гаиләләр бүләкләнде. Быел Калтак авылында 6 пар өйләнеште.

Сания АХМЕТХАНОВА, Калтак авылы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International