Башкалабызда кунакта

2015 елның 4 сентябре, җомга

Гаилә кору, үзеңнән соң бу дөньяда рухыңа дога кылырлык нәсел калдыру – кеше тормышының бөтен мәгънәсе шуннан гыйбарәт. Якыннарының гомер буена таянычы булган кебек, дәүләтнең дә терәге ул гаилә.

Җәмгыятебездә кешелеклелек кыйммәтләрен сак- ларга, алгарышка этәрергә шул ярдәм итә. 26 август көнне Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Кремлендә республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте. Бу очрашуга барлыгы 50 дән артык пар килде, алар арасында безнең районның иң данлыклы фермеры Нәсим һәм Зөлфия ханым Дәүләтовлар да бар иде. Зөлфия һәм Нәсим Дәүләтовларның гаилә ко­рып яшәвенә быел чирек гасырдан артык. Яшьлектәге олы мәхәббәтләрен еллар үтү белән дә саклап калу зур бәхет дип саный алар. Бер-береңне хөрмәт итү, аңлау гына аз, олыгайгач та ярату хисе булырга тиеш – кулга-кул тотынышып гомер юлын бергә үтү, бәхетле яшәү сере шунда, ди алар.

Нәсим һәм аның гаиләсенә җирне ярату балачак­тан килә. Уллары кечкенә чактан әтиләренә булы­шып үстеләр, Камиле 6 яшьтән трактор йөртте. Нәсим Дәүләтов башта халыктан бәрәңге сатып алып, Мәскәү һәм башка шәһәрләргә илтеп сатты, 15 ел элек, респу­бликада иң беренчеләрдән булып, бәрәңге үстерүгә алынды. Фермер хуҗалыгы оештырды. Ә Зөлфия ханым гаиләдә балаларны да тәрбияли, йорт-җирне дә карап тора, КФХ эшләрендә дә катнаша. Гомумән алганда, Нәсим Галимҗан улының тылы ныклы. Тыл яхшы булганда, КФХда да эшләр гөрләп бара.

Аларның бәхете – балалары, уллары Шамил 4 ел элек Казан дәүләт аграр академиясен тәмамлап, КФХда агроном вазыйфасын башкара, өйләнгән, тор­мыш иптәше Алия белән бер ул үстерәләр. Кызлары Миләүшә белем алып шулай ук КФХда бухгалтер бу­лып эшли, ире белән ике ул тәрбиялиләр. Кече улы Ка­мил моннан өч ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән басуда очрашкач, аңа экономист белгечлегенә укырга керәчәкмен, дигән иде. Ул быел 11 сыйныфта укый, аны тәмамлагач, Казан дәүләт аграр академиясенә укырга керергә хыяллана.

Зөлфия белән Нәсим балаларын кечкенәдән тәртипле итеп тәрбияләделәр, алар хәзер өчесе дә ди­ярлек тормыш арбасын төптән җигелеп тарталар, әти- әнисенең йөзләренә кызыллык китермиләр.

Бүген ”Дәүләтов” фермер хуҗалыгында барысы 420 гектар җир бар. Шуның 190 гектарында бәрәңге, 40 гектарында кишер, 36 гектарында аш чөгендере, 20 гектар кәбестә, 25 гектар суган, 10 гектар редиска, кыяр, помидор, ташкабак үстерә, калган җирләрен парга калдыра. Дәүләтов хуҗалыгы яшелчәләре ел әйләнәсендә кибет киштәләреннән өзелеп тормый. Аларның бәрәңгесе быел да иң беренче булып сатуга чыкты. “Дәүләтов” КФХсы авылда 10 нан артык кешене эшле итте. Бу фермер карамагында 26 берәмлек төрле техника бар, күбесе чит илнеке.

Дилфас ГАЛИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International