Тулбайның чәчү барган басуында үткән атналык оператив киңәшмәдә район башлыгы Айдар Салахов терлекчелекне күтәрүгә юнәлтелгән киң күләмле эштә агрономнар читтә кала алмый диде.
Бигрәк тә азык базасын төрлеләндерүгә ашкынып тормый агрономнар, солы чәчүгә бик җавапсыз карыйлар. Район башлыгы бу өлкәдә барган сәясәтне аңлап бетермәүче һәр агрономны исемләп атады. Алдагы кышлату чорында савым сыерларын дүрт төркемгә бүлеп ашату оештырырга җыенганда, дүрт төрле азык рационы кирәк булачак. Күп хуҗалыкларда август аенда сөтне күпләп киметүгә юл куелу азыкны төрлеләндереп ашатуга әзер түгеллекне күрсәтә. Чәчү әйләнешендә кукуруз, рапс, борчак бар икән – туфракны тирәнтен (сөреп) эшкәртергә кирәк. “Мензелинские зори”да мондый техника бар иде. “Органик Групп” компаниясе дә шундый дүрт тагылма корал алып кайтты. Күпьеллык үлән басуларын яңарту уңышлы бара. Орлыкны сатып алмыйбыз, чөнки ул бик кыйммәт. Акча булмаганда бу фактор бик мөһим. Хуҗалыкларда күпьеллыкларны сөрү өчен БДТ түгел, алда сүз барган тирән ергычлы агрегатлар кирәк.
Техника бар, димәк, хәзер күпьеллык үлән басуларын да чәчү әйләнешенә гектар көчен арттырырлык итеп кертү мөмкинлеге арта. Сидератлар, чәчү әйләнеше – минераль ашлама сатып алырга акча булмаганда гектар көчен саклап калырга ярдәм итүче иң кулай юл.
Быелгы көзге чәчү чорында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев һәм Россельхозцентрның Минзәләдәге филиалы начальнигы Назыйм Сәхәбетдинов бергәләп орлыкларның сыйфатын күтәрүдә бик зур эш башкардылар. Безнең зона өчен арышның һәм көзге бодайның өчәр сорты тәкъдим ителде. “Органик Групп” бу юнәлештә эшли башлады. Ә «Николаевка», «Калинин», «Заиковский»да бу эш сүлпән бара. Район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыкларга район белгечләре тәкъдимнәренә колак салып, эшли башларга киңәш итте. Бу – шулай ук терлекләрнең азык запасын ныгытуга мөмкинлек бирәчәк, чөнки, җәйгә чыгуга фуражсыз калган сыерлардан нинди сөт алырга була. Раздой төркемнәре оешкач, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов әйткәнчә, беренче 100 көндә сыерларга 6-7 килограмм фураж бирү өчен, үзеңнең запасың ныклы булырга тиеш бит.
Җыеп кына әйткәндә, терлекчелектәге технологик, оештыру яңалыкларын тагын да тирәнгәрәк кертеп, сөт җитештерүне арттыру өчен яңартылган орлык белән, чәчү әйләнешен саклап төрле культуралар үстерәсе була агрономнарга. Элекке кебек люцерна дан (аксымга бай) күп итеп печән әзерләргә һәм сенаж салырга, кукурузны (энергия чыганагы) бөртеккә алырга һәм сенажга салырга өйрәнергә, борчак белән солы мәйданнарын арттырырга, «суданка»ны (углевод чыганагы) чәчү әйләнешенә ныклап кертәсе була. Белеп, аңлап башкарсаң, берние дә юк. Киреләнеп, үзеңчә сөйләнеп йөрсәң, гомуми эшкә аяк чалу килеп чыга. Сайлап алу мөмкинлеге бик аз шул.