ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

“Веста” яшьләр үзәге хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырдылар.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышлап уздырган утырышта төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

ТР Министрлар Кабинетында үткән видеоконференциядә республикада “Лукойл” җәмгыятенең VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының башлануы игълан ителде.

Якты, җылы, иркен Хуҗәмәт урта мәктәбендә уку­чылар өчен тәрбияви чаралар еш була.
Легаль җитештерелгән аракы сатуны стимуллаш­тыру өчен Татарстан хөкүмәте акциздан кергән ак­чаларны районнарга да бирә.
Минзәлә районы җирләре ашламасыз бер гектар­дан 15,5 центнер уңыш бирә ала.
Район хуҗалыкларында көзге культуралар – 1800, күпьеллык үләннәр 2100 гектарда өстәмә сый алган, күпьеллык үләннәр – 300 гектарда тырмаланган, дым каплату 400 гектарда башкарылган.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры якын дусларыбыз һәм коллегаларыбыз Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында әлмәтлеләргә репертуар­дагы дүрт әсәрне күрсәтте.

Быел 80 еллыгын билгеләп үтүче А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры сагындырып кына репетуардагы иң яхшы спектакльләреннән берсе А.Островскийның “Женитьба Бальзаминова” музыкаль комедиясе (12+) белән 23 апрельдә 19:00 Минзәлә театры бинасында чыгыш ясаячак.

“Созвездие-Йолдылык-2015” 15 нче юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел билгесе астында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International