Быел 80 еллыгын билгеләп үтүче А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры сагындырып кына репетуардагы иң яхшы спектакльләреннән берсе А.Островскийның “Женитьба Бальзаминова” музыкаль комедиясе (12+) белән 23 апрельдә 19:00 Минзәлә театры бинасында чыгыш ясаячак.
Бөгелмәлеләрнең һәр килүе – ул зур вакыйга, коллегаларыбызның иҗатына без битараф түгел һәм рус телле минзәләлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен көтеп алынган бүләк.
Шул ук көнне 13:00 сәгатьтә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен М.Быстрованың “Поэты серебряного века” әсәре (14+) була.