Дәүләт Думасы «Дарулар әйләнеше турында» Федераль канунга күчмә даруханә пунктлары ярдәмендә медицина куллану өчен дару препаратларын ваклап сату буенча эксперимент үткәрү өлешендә үзгәрешләр кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Даруханәләрнең структур бүлекчәсе буларак эшләячәк күчмә даруханә пунктлары аша дару препаратларын сату механизмы авылда дарулардан файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Бер күчмә даруханә, конкрет график буенча эшләп, 50 торак пунктка хезмәт күрсәтә алыр дип көтелә. Барып җитү авыр булган районнарда яшәүчеләрнең дарулар сатып алуны планлаштыру, препаратларны киң ассортименттан, шул исәптән рецепт буенча җибәрү заказ бирү мөмкинлеге булачак».
Экспертлар мәгълүматлары буенча, гамәлдәге 83 мең даруханәнең 14% ы барып җитү авыр булган районнарда урнашкан. Күчмә даруханәләр аша дарулар сату буенча тәҗрибә 2026 елның 1 сентябреннән өч ел дәвамында гамәлдә булачак. Анда югары вазыйфаи затның үтенече буенча гариза бирәчәк РФ субъектлары катнаша алачак, һәм хөкүмәт карары белән мондый төбәкләр экспериментка кертеләчәк. Иң киң таралган препаратларны гына түгел, ә рецептлыларны да (шул исәптән психотроп һәм наркотик матдәләрдән тыш, шулай ук махсус саклау шартларын таләп итүчеләрдән тыш) сатып алырга мөмкин булачак. Дарулар ташый торган автомобиль күчмә даруханә пунктының автоном эшен тәэмин итү өчен җиһазландырылачак.