Зиһенне яхшырта

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

“Веста” яшьләр үзәге хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырдылар.

Хезмәткәрләр китапханәне бераз вакытка әкият дөньясына әйләндердерделәр, ә укучылар анда мавыгып сәяхәт иттеләр. Китапханә хезмәткәре балалар өчен китапханә белән таныш­тыру программасы әзерләнгән иде һәм “А.С. Пушкин. Незахо­дящее солнце русской поэзии” дигән темага белемнәрне арт­тыра торган әңгәмә үткәрелде. Яшь укучыларга китап басу серләрен, китап өстендә эшләүче кешеләр турын­да сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр, дөрес итеп китап сайларга һәм аны саклар­га икәнен өйрәттеләр. Бала­лар шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, китаплардагы иллюстрацияләрне игътибар белән карадылар, “Яраткан әкият геройларым” дигән вик­торинада актив катнаштылар. Балаларга таныш китап пер­сонажларын билгеләргә кирәк булды. Беренче сыйныф укучы­лары яраткан геройларын ата­дылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International