«Татарстан Республикасы делегациясе белән Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча уздырыла торган "КЕЧЕ ВАТАН - РОССИЯ КӨЧЕ" III Бөтенроссия муниципаль форумында катнашабыз.
Форум кече территорияләр, җирле үзидарә һәм социаль активлык үсешенә бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.
Форум барышында иң яхшы практикалар, идеяләр һәм инновацион алымнар турында фикер алышалар, алар безгә бергә яшәү өчен уңайлы һәм имин шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
Форум-уртак эшкә, кече ватаныбызның һәм илебезнең киләчәгенә өлеш кертү ул", - дип хәбәр итте ВК битендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов.