Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 № ПУ-79 Боерыгын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында (https://open.tatarstan.ru/polls/)
2026 ел башыннан «Татарстан Республикасы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә муниципаль милектә булган, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүче акционер җәмгыятьләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында» социологик сораштыру үткәрелә.
Сораштыруда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган 18 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге гражданнар (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) катнаша ала.
2026 елның 1 яртыеллыгында үткәрелгән сораштыруның арадаш нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2026 елның 15 июленә кадәр «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган системасында регламент нигезендә бастырып чыгарылачак.