Табышлы гастрольләр

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры якын дусларыбыз һәм коллегаларыбыз Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында әлмәтлеләргә репертуар­дагы дүрт әсәрне күрсәтте.

К.Мәргәннең “Шомбай” комедиясен, Р.Кинҗәбаевның “Тил­мереп дога көткәннәр” драмасын, “Чуртан кушуы буенча” кур­чак спектаклен, “Морозко” әкиятен биредә бик җылы кабул иттеләр.

Гастрольләрнең икенче көнендә театрыбыз артист­лары һәм хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә җирләнгән Минзәлә театрына нигез салучы, беренче режиссеры һәм директоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның каберенә чәчәкләр куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International