Йөрәккә юл сала

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Якты, җылы, иркен Хуҗәмәт урта мәктәбендә уку­чылар өчен тәрбияви чаралар еш була. Әйтик, шушы арада гомере буе математика фәнен укыткан Сафия Газизованың берьюлы ике – “Гомерем сукмаклары”, “Шигырь – йөрәккә юл ул” дигән шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Шигырьләре фәлсәфи, кешеләрне уйландыра торган, аларның һәрбер ку­плетыннан нинди дә булса киңәш, акыллы фикер бөркелеп тора. Укучылар якташ шагыйрьләренең шигырьләрен бик матур итеп укыдылар, Сафия апа­ларына рәхмәтләрен белдерделәр, дип хәбәр итә Өммелхая Хөсәенова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International