Софья Лебедева – 2-нче урында

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

“Созвездие-Йолдылык-2015” 15 нче юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел билгесе астында уза.

“Созвездие-Йолдызлык-2015” эстрада сәнгатенең Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналында безнең районнан алдагы турлар­да I һәм II урыннарны яулаган Софья Лебедева һәм Фәизә Бәдриева катнаша. Район Мәдәният сарае директоры Гөлия Бәдриевадан алынган мәгълүматлар буенча, Софья Лебедева финалга узган. 17 апрельдә ул “УНИКС”та узачак гала-концертта катнашачак. Без яшь талантны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз, киләчәк иҗатында уңышлар телибез.

Фестиваль ахырында традиция буенча ике гала-концерт – 17 апрельдә “УНИКС”та, 25 апрельдә “Пирамида” да узачак.

Фестивальнең финал этабына Татарстанның муниципаль районнарыннан, шулай ук Чиләбе, Әстерхан, Ульян өлкәләреннән, Удмуртия һәм Мари Эл республикаларыннан, Мәскәүдән 4,5 мең бала килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International