"Сәламәтлек диктанты"

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе барлык теләүчеләрне «Сәламәтлек диктанты» махсус проектында катнашырга чакыра! Чара «Илнең санитар калканы — сәламәтлек өчен куркынычсызлык» федераль проектының «Санпросвет» коммуникацион стратегиясе кысаларында уза. Акциянең беренче этабы 13 апрельдә старт алды һәм 2026 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Ничек катнашырга? Диктант-санпросвет.РФ рәсми порталына кереп, сорауларга җавап бирергә кирәк. Диктантны узганнан соң ук һәр катнашучыга диктантны узу нәтиҗәләре, җавапларга эксперт аңлатмалары белән танышу һәм бәяләнә торган сораулар буенча белем дәрәҗәсен чагылдыра торган сертификат булдыру мөмкинлеге биреләчәк. "Сәламәтлек диктанты" -санитария-гигиена грамоталылыгын ныгытуга һәм үз сәламәтлегеңә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга үз өлешеңне кертү мөмкинлеге ул. Керегез, үзегезне тикшерегез һәм бүген үк сертификат алыгыз! диктант-санпросвет.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International