Кыр эшләре көндәлеге

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Район хуҗалыкларында көзге культуралар – 1800, күпьеллык үләннәр 2100 гектарда өстәмә сый алган, күпьеллык үләннәр – 300 гектарда тырмаланган, дым каплату 400 гектарда башкарылган. Барлыгы хуҗалыкларда 1000 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның 150 тоннасы – арпа орлыгы. Белгечләрнең быел яз иртәрәк киләчәк дигән фаразы акланмады. Апрельнең икенче декадасы үтеп баруга карамастан, районда басуда эшкә ныклап тотынган хуҗалыклар күренми. Узган елларда 18 апрельдә кайсыбер хуҗалыклар арпа чәчәргә керешкәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International