Минзәлә районы җирләре ашламасыз бер гектардан 15,5 центнер уңыш бирә ала. Ә туфрак һаман уңдырышсызлана бара. Күрше Актанышта ашлама (азот, калий, фосфор) кертеп, уңдырышлылыкны 28,9 центнерга җиткерделәр, ә бездә 22-23 тән (бик сирәк очракта) арттыра алмыйлар. Шуңа җирне минераль ашлама кертеп кенә түгел, чәчү әйләнешенә борчак (чәчүлекләрнең 10 проценты), рапс (5 процент) культураларын кертергә тәкъдим итә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.