“РИТЭК” бәйгесе

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинетында үткән видеоконференциядә республикада “Лукойл” җәмгыятенең VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының башлануы игълан ителде.

Әлеге бәйгене республикада “Лукойл”га керүче “РИТЭК” җәмгыяте үткәрә. Быел конкурс проект­лары: “Экология”, “Рухият һәм мәдәният”, “Спорт”, “Җиңү” номинацияләрендә бәйләнәчәк. Бәйгедә дәүләтнеке булмаган оешмалар, дәүләт, муници­паль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органна­ры, мәгълүмат чаралары катнаша ала. VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының грантлар фон­ды быел 25 млн сум тәшкил итә.

Конкурста җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү бу елның сентябрендә үтәчәк. Бәйгенең положени­есе белән тулырак “РИТЭК” җәмгыяте сайтында, http//www.ritek.ru/node/18 адресы буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International