Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышлап уздырган утырышта төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.
Ул билгеләнгәнчә, 2014 елның көзендә белем бирүнең сыйфаты буенча республика рейтингында соңгы урыннарда булган муниципаль районнарның эшчәнлегенә анализ ясалган. Нәтиҗәдә бу район мәктәпләрендәге җитәкчеләр, методик хезмәтнең тиешенчә эшләмәве ачыкланган. Энгель Фәттахов шулай ук мәгариф учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрнең һәм җитәкчеләрнең хәзерге хезмәт хакы моделе модернизацияләүне таләп итә, дип өстәде. Шулай ук 2015 елның 1 сентябреннән Татарстанда хезмәт хакы системасының яңасы эшли башлаячак дип белдерде. “Һәр укытучы хезмәт хакын башкарган эшенең күләменә һәм сыйфатына карап алырга тиеш”, - диде ул.