Минзәлә районында 19 авыл җирлегенә берләшкән 68 торак пункт бар. Һәр авыл җирлеге үзара каты өслекле юллар һәм кирәкле инфраструктуралар белән тоташкан.
Иске Маҗын авыл җирлегендә Андрей Клещевников крестьян- фермер хуҗалыгын 2013 елда оештырды. Узган елда яңа эш башлаучы фермер буларак бер миллион сум күләмендә грант отты.
Әтрәкле ярминкәсенең даны төбәгебездә тарала бара.
Шәхси эшмәкәр Рәүф Хәбиев яшь чебиләр сатып алып йомырка сала торган кызыл тавыклар үстерү белән мәшгуль.
“Корстон” кунакханә-сәүдә-тамаша комплексында (ГТРК) ел саен үткәрелә торган “Ел эшкуары. Алтын йөзлек” конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт хакимияте органнары бизнесменнар һәм тармак ассоцияләре вәкилләреннән торган жюри эшкуарлык берлегенең Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән 100 вәкилне сайлап алды. Конкурс йомгаклары буенча авыл эшкуарлары вәкилләре арасында безнең районнан эшмәкәр Нәсим Дәүләтов лауреат булды.
Шәһәребездә яшәүче Хәниф абый Гәрәев елның елында үзенең ишек алдында һәм өй янында кар сыннары ясау белән мәшгүль. Быел аңа оныкчыгы Азалия Рахматуллина да булышкан.
10 декабрьдә Минзәләдә “Казан утлары” журналы көннәре үткәрелә. Бу көнне әдәбият-сәнгать сөюче минзәләлеләрне Татарстан язучылары, драматурглары, шагыйрьләре белән очрашулар көтә.
11 декабрь көнне шәһәребезнең үзәгендә – Октябрь мәйданында зур ярминкә була.
Агымдагы елның 2 октябрендә РФ Хезмәт кодексы нигезендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүче координацион совет берләшмәләре һәм ТР Министрлар кабинеты республикадагы минималь хезмәт хакы турында килешү төзеде.
Үткәрүчеләрнең һөнәри әзерлеге өстенә теләге дә көчле булганда гап-гади бәйрәм чарасы тамашага әверелә.