Минималь хезмәт хакы күләме – 7309 сум

2015 елның 4 декабре, җомга

Агымдагы елның 2 октябрендә РФ Хезмәт кодексы нигезендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүче координацион совет берләшмәләре һәм ТР Министрлар кабинеты республикадагы минималь хезмәт хакы турында килешү төзеде.

Әлеге килешү төзелгәннән соң Татарстан­да икътисадның бюджеттан тыш оешмаларында түләнә торган минималь хезмәт хакының күләме – 7309 сум итеп билгеләнә. Дәүләт һәм муници­паль учреждениеләрдә эшләүчеләр өчен минималь хезмәт хакы ел башында билгеләнгән 5965 сум күләмендә кала.

Хезмәт кодексын үтәмәүче эш бирүчеләр РФ Кодек­сы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла­лар, дип хәбәр итә Минзәлә районы мәшгульлек үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International