Үткәрүчеләрнең һөнәри әзерлеге өстенә теләге дә көчле булганда гап-гади бәйрәм чарасы тамашага әверелә.
Тауасты Байлар авылының халык теат-ры режиссеры Мөслимә Гайниева менә шул ягы белән районда башка мәдәният хезмәткәрләреннән аерыла да. Тамашаны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен оештыру юнәлешендә көчеңне дә, талантыңны да кызганмаска кирәклеген аңлый ул. Хәер, аның ярдәмчеләре, фикердәшләре – әбиләре, әлеге мәдәният йортының хезмәткәрләре һәр идеяны күтәреп алырга торалар.
Әниләр бәйрәме (8 март гомуми хатын-кызлар көне, ә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә инде 1998 елдан башлап Әниләр бәйрәме дә календарьга керде) чәк-чәк бәйрәме буларак үткәрелде Тауасты Байлар мәдәният йортында. Билгеле инде, сәхнә түрендә әниләр – чәк-чәк пешерү осталары.
Тагын бер үзенчәлек – залдагы тамашачылар гына түгел, осталар арасында да күрше авыллардан килүчеләр дә бар иде. Һәр номер театральләштереп алып барылды. Үзешчәннәр генә түгел, чәк-чәк пешерүчеләр үзләре дә җырлады, шигырь дә сөйләде.
Тамаша мәдәният йортының фойесында башланды. Фойедагы чигелгән келәмнәр, картиналар (аларны Ләүсирә Ханова, Рәйсә Локманова, Мәгыйшә Гыйззәтуллина, Гөлсинә Хәйруллина, Мөслимә Гайниева әзерләгән) һәм башка эшләнмәләргә сокланып йөрергә мөмкин иде. Әлеге чара чәк-чәкләр белән авыз итеп, чәй эчү белән тәмамланды.
Чәк-чәк пешерү осталарын йомышлары төшкән шактый минзәләле белә. Бу исемлек газета битләрендә чыккач, заказ бирүчеләр тагын да күбәер әле. Алар моңа лаек, чәк-чәкләре бик тәмле. Гарантия бирәм, чөнки үзем дә авыз иттем.
Тауасты Байлардан ”Буыннар бәйләнеше” номина- циясендә “Иң нәфис чәк-чәк” – әниле-кызлы Фәүзия Шәйхетдинова һәм Лилия Муллагалиева. Бер чәк-чәкне картлар йортына бүләк иттеләр. Сатарга алып килгән чәк-чәкләре тиз арада сатылып бетте.
Тауасты Байлардан Фәнилә Ибраһимова “Туй чәк- чәге”, номинация “Иң сәнгать-пәрвәр әни” номинациясе.
Мияштән Ләбүдә Кәрәмова, ”Как чәк-чәк” – тату яшәүче килен белән каенана дип театральләштерелә.
Тулбайдан 50 ел бергә яшәгән Рашат һәм Нәкыя Нуриевлар “Яшьлегем чәк-чәге”, “Ике аккош” номинациясе. Шул исемдәге җыр башкардылар. Аларны ЗАГС бүлеге мөдире Анна Куприянова юбилейлары белән котлады. .
Тулбайдан Нәсимә апа “Күршекәем” чәк-чәге, номинация – “Иң яхшы күрше”. Аның чәк-чәген дә сатып алдылар.
Зөлфирә Гәрәева мич коймагы пешереп алып килгән. “Иң оста мич коймагы”. Салисә Гәрәеваның иҗатын яттан белүче, нәфис сүз остасы.
Тауасты Байлардан ике бертуган Гөлшат һәм Гөлсинә апалар “Җәйләү чәк-чәге”, номинация “Җәмиләтти”. Халык соравы буенча “Көтүче белән сыер савучы” җырын башкардылар.
Рәйханә Хафизова һәм Мәдинә Гайниева “Туган көн чәк-чәге”, “Пәрәмәч” шигырен Язилә исемле кыз бала башкарды.
Энҗүдә апа кызы Алсу Гыймадиева белән “Хәләл чәк- чәк” пешергәннәр. Алар төрелгән бүләк чәк-чәкләрен (шулай ук эксклюзив) тамашачыларга өләштеләр һәм приз уйнаттылар.