Иске Маҗын авыл җирлегендә Андрей Клещевников крестьян- фермер хуҗалыгын 2013 елда оештырды. Узган елда яңа эш башлаучы фермер буларак бер миллион сум күләмендә грант отты.
КФХ карамагында 20 гектар җир бар. Уңган хуҗаның фермер хуҗалыгы юл буеннан әллә каян балкып күренеп тора, үз территориясен профнастил калай белән әйләндереп алды.
Андрей Клещевниковның КФХсында 100 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 30 башы – савым сыерлары. Савым сыерларының һәрберсеннән елга 3820 килограмм сөт җитештерә. Булдыклы хуҗа сарыклар тоту һәм мөгезле эре терлекләр симертү өчен тораклар булдырды. 45 баш сарык, 10 баш ат та тота. КФХда өч кешегә эш урыны булдырган.
Сан
2015 елда район фермерлары тарафыннан 662 тонна ит җитештерелде (2014 елга карата 110 процент), 295 тонна ит сатылды (2014 елга карата 81 процент), тулаем савылган сөт 2608 тонна (2014 елгыга карата 126 процент), терлекчелек продукцияләре сатудан алынган гомуми керем 91,8 млн сум тәшкил итә.