“Корстон” кунакханә-сәүдә-тамаша комплексында (ГТРК) ел саен үткәрелә торган “Ел эшкуары. Алтын йөзлек” конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт хакимияте органнары бизнесменнар һәм тармак ассоцияләре вәкилләреннән торган жюри эшкуарлык берлегенең Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән 100 вәкилне сайлап алды. Конкурс йомгаклары буенча авыл эшкуарлары вәкилләре арасында безнең районнан эшмәкәр Нәсим Дәүләтов лауреат булды.
“Ел эшкуары. Алтын йөзлек” конкурсы 2013 елдан башлап Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.