Шәхси эшмәкәр Рәүф Хәбиев яшь чебиләр сатып алып йомырка сала торган кызыл тавыклар үстерү белән мәшгуль. Уңган эшмәкәр быел да Удмуртиядән яңа чыккан бер көнлек чебиләрне кайтартты. Ул ноябрьдә “чәчүгә” төште: 75 мең баш бер көнлек чебиләрне үстерә башлады.