Яңа Мәлкән авылы үзешчәннәре авылдашлары күңелле ял итсен өчен төрле мәдәни чаралар оештыралар. Моннан тыш күрше авылларга барып концертлар куеп кайталар, шул рәвешле бюджеттан тыш акча да эшләп алалар.
17 декабрьдә, 11 сәгатьтә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Минзәләгә киләчәк. Танышу сәфәре барышында ул шәһәр мәчетендә булачак (өйлә намазын укыр дип көтелә), район башлыгы Айдар Салахов белән очрашачак.
Минзәлә районы ЕГАИС системасына күчү буенча республика күләмендәге “кара исемлеккә” кертелмәсә дә, аракы, сыра һәм башка шундый составында спирт булган продукция (сидро, пуаре, әче бал) белән сату итүче эшмәкәрләр өчен бу юнәлештә эшне кызулату артык булмас.
Югары Тәкермән авылында яшәүче Хәлил Мингазов гаилә фермасын моннан 5 ел элек оештырып җибәрде. Ул аңа чаклы да күп итеп сыерлар асрый иде, гаилә фермасы оештыргач, аның савым сыерлары 25 баштан артып китте.
Иске Матвеевка авылында яшәүче Васил Закиров гаиләсе белән авыл хуҗалыгы терлекләрен үстерүне отышлы кәсепкә әйләндергән.
Кибете булмаган авылларда күчмә сәүдә урыннары булдыру ниятеннән республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасына (“Татпотребсоюз”га) өстенлекле шартларда 100 автолавка бирелде. Суыткыч җайланмалары, мини-прилавкалары белән җиһазланган әлеге автолавкаларның өчесе Минзәлә районына да кайтты.
«Минзәлә» мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә Тулбай авылында яшәүче Рашат Нуриевтан түбәндәге эчтәлектә хат килде:
Татар Мөшегесе авылында элеккеге «Марс» хуҗалыгының бер бинасы ташландык хәлдә иде.
Узып баручы елның – Россиядә һәм Татарстанда әдәбият елының соңгы ае минзәләлеләрне тагын бер истәлекле бәйрәм белән сөендерде.
Бүген иртә таңнан ук шәһәребезнең Октябрь мәйданында ярминкә гөрләде. Алдагы ярминкәләр кебек үк бүгенгесе дә иткә бик мул иде. Сыер, дуңгыз итләрен халык ботлап-ботлап алды,ә каз, үрдәк түшкәләрен исә чират торып алырга ашыкмадылар, карап, сайланып йөрделәр, чөнки сайлап алырга мөмкинлек искиткеч зур иде.